17нче июль көнне Курсабаш мәдәният йорты белгечләре һәм Өчиле авылы клубы мөдире тарафыннан "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән кич утыру оештырылды. Чарада Мәктәп, Гагарин, Яшьләр урамнарында яшәүчеләр, авылдашлар катнашты. Җыр-бию, тамашачының көчле алкышлары, күңелле уеннар - кыскасы, урам шау-гөр килеп торды. Кунаклар тәмле коймаклар һәм файдалы чәй белән сыйландылар.