Парлыларга җиңел яшәүләре,
Ялгызлардан гаеп эзләүләре.
Ялгыз калса гына кеше аңлый,
Ялгызлыкның ачы газапларын.
Сөйләмәгез кеше гайбәтләрен!
Белмисез бит,
Аңлатырлык түгел аны,
Бәхетсезнең ачы газапларын...
Бары яшәгез сез тынычлыкта,
Сөеп, сөелеп кенә.
Рәхмәт әйтеп, Аллаһының биргәненә,
Сезгә насыйп булган, бу тормышта,
Парлы, матур бәхетләргә...
-Тәслия Сөләйманова-
12 март 2021ел.