Найти тему

Кеше булып калыйк...

Уйга калдым әле,

Ник дисезме?...

Нигә икән димен, кайберәүләр,

Юктан гына тавыш куптара?

Рәнҗетермен дими,

Ни әйткәнен үзе ишетми...

Тукта! Нишлисең син кеше?

Нәрсә булды, нигә син шундый?

Юк, кирәкми, алай ярамый!!!

Һәр бер ялгышлыкны аңлап,

Кичереп була,

Тыныч кына, барын аңлатсаң...

Кешеләр бит без,

Кеше булып калыйк,

Юкка барга тавыш куптармыйк.

Дөнья булгач ялгышыда булыр,

Тыныч кына барын аңлашыйк.

Аллаһыбыз безгә аек акыл биргән,

Уйласын дип теле әйткәнче...

Телебезне дә бүләк иткәндер ул,

Тик ягымлы сүзләр әйтергә.

Әй, кардәшләр!!!

Сабыр булыйк әле...

Күрәсез бит, җирдә пандемия.

Дөньялары, үзәк өзгеч, бик авыр...

Көндә үлем, көндә чир тарала.

Кайберәүләр, кинәт кенә китеп бара,

Мәңгелеккә йома күзләрен.

Юк, кирәкми!!!

Рәнҗетмәгез юкка бер кемнедә!!!

Беләсез бит, аңлыйсызда...

Гөмер һәркемгә дә,

Бирелгән тик бер тапкыр,

Беркемгә дә ике килми ул...

Раббыбызга рәхмәт әйтик әйдә,

Бүген барыбызның,

Барыда бар, барда җитәрлек...

Өстәл тулы ризыгыбыз,

Ни теләсәк, шуны алабыз.

Ташлый гына күрмә безне Раббым🤲

Булганына шөкер итәбез...

Үтенеп сорыйм сездән,

Әй, кардәшләр!!!

Без кешеләр, кеше булып калыйк,

Мәрхәмәтле булыйк һәр кемгә.

Аллаһының биргәненә,

Көндә рәхмәт әйтеп,

Онытмыйк без дога кылырга.

🤲🤲🤲

-Тәслия Сөләйманова-

16 июль 2021ел

душа#күңел#кеше булып калыйк