Инде күпчелек хуҗалыкларда башланып та киткән урып-җыю кампаниясе уңаеннан, 14 июльдә районыбызның 8 мәйданчыгында комбайннар парады узды. Урак техникасының әзерлеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән комиссия тикшерде Парадта катнашкан һәрбер комбайн комиссия тарафыннан җентекләп күздән кичерелде: техник торышы, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булуы) чаралары үтәлеше, янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде. “Игенче” хуҗалыгы парадка 18 берәмлек техника куйган иде. Шуларның бишесе – “Акрос”, “Дон” комбайннары. Аларны ике сменада Илһам Галиев, Әнәс Рәхимуллин, Ленар Зарипов, Нияз Гыймранов, Айдар Нурисламов, Хәйдәр Мөнәвиров, бертуган Илгиз һәм Илшат Яруллиннар эшләтәчәк. Бер “ДОН-1500” резервта торачак. Министрлыкның инженер-техник бүлеге әйдәп баручы белгече Илнур Гарипов үз вазифасына бик җаваплы караучы булып чыкты. Механизаторлар: ”Мондый таләпчән ревизор килгәне юк иде әле”, – диештеләр
14 июльдә районыбызның 8 мәйданчыгында комбайннар парады узды
16 июля 202116 июл 2021
2
2 мин