Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Марат Ибраһим улы Галиевның районыбызга карата кылынган игелекле гамәлләре хакында һәрдаим таныштырып торабыз. Халык ышанычлысының якташларына булган күптөрле кайгыртучанлылыгының тагын берсе – ул икенче ел рәттән мохтаҗ, аз керемле гаиләләрне «Саба таңнары» газетасына абунә белән бүләкли.
2021 елның икен - че яртыеллыгында да Марат Ибраһим улы үзенең күркәм гадәтенә тугры калып, районыбызның төрле җирлекләрендә яшәүче 30 кешегә район басмасына язылу бүләк итте. Аерым алганда, депутат ярдәме белән Килдебәк авылында яшәүче биш өлкән кеше, социаль яклау бүлеге тәкъдим иткән исемлек аша 10 кеше һәм редакциянең лаеклы ялдагы хезмәткәрләренә «Саба таңнары» газетасына абунә рәсмиләштерелде. Депутатның әлеге хәерхаклы гамәленә иң беренче чиратта без, редакция хезмәткәрләре шатландык, чөнки укучыларыбызның саны артуы, ягъни иске дусларны саклап калуыбыз безнең өчен аеруча куанычлы. Абунәчеләребез телефон аша да шалтыратып, Марат Галиевка карата күп рәхмәт сүзләре ирештерүебезне үтенделәр. Олы Шыңар авылында яшәүче Корбанбикә апа Ибраһимова да әлеге яртыеллыкта «Саба таңнары»н депутат бүләге буларак укучыларның берсе.
Шушы көннәрдә без Корбанбикә апаның үзе белән дә очрашып сөйләштек. «Газетажурналларны гомерем буе күпләп алдырдым, укырга бик яратам. Дөресен әйтим, соңгы вакытта язылу бәяләре нык арткач, «Саба таңнары»на язылмаган идем. Депутат Марат Галиевның язылу бүләк иткәнен белгәч, бик сөендем. Безнең кебек аз керемле кешеләргә зур ярдәм бу, гади авыл кешесен кайгыртканы өчен бик зур рәхмәт. Мин 1 группа инвалид улым белән яшим. Урын өстендә генә ятучы улымның бөтен тормышы газета-журналлар, китаплар укып уза, төп юанычы шулар. Яшьрәк чакта иптәшем клубта кино куя иде, мин билет сатучы булып эшләдем. Ул вакытта китапханәгә китаплар бик күп кайта, барысын да укып бара идем. Төннәрен шәл бәйли-бәйли укыдым. Балалар үстергәндә шәлләрнең бик файдасы тиде. Хәзер күзләрнең дә үткенлеге чамалы. Гомер буе хезмәттә булдым, фермада бозаулар карап, лаеклы ялга чыктым», – ди 74 яшен тутырган Корбанбикә апа. Аның һәр сүзеннән тормышны яратуы чагыла, йөзеннән нур, яктылык бөркелеп тора. Бернинди зар-сагышка урын калдырмыйча, булганына шөкер итеп яши белүе сокландыра. Югыйсә тормыш аны да гел иркәләп, башыннан сөеп кенә тормый, зур сынаулар да бирә. Алар тормыш иптәше Кәниф абый белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Кәниф абый 53 яшендә авырып бакыйлыкка күчә. Моннан 8 ел элек олы уллары Илдус Казан шәһәрендә түбә япканда егылып, умыртка баганасын сындыра. Шул көннән ятып кына торырга мәҗбүр ул. Әфган сугышларын исән-имин кичеп кайткан әзмәвердәй ир-ат менә шулай һич уйламаганда зур бәлага дучар була.
Зур сынауны бөтен якыннары белән бергәләп күтәрәләр. «Улларымның тырышлыгы белән 2016 елда әлеге нигезгә яңа йорт салып чыктык. Хөкүмәттән бернинди ярдәм алмыйча, үз көчебез белән булдырдык. Нигезен сала башлаганда Илдусым да сау-таза иде әле, калган бөтен төзелеш эшләрен Казанда яшәүче улларым Исрафил, Илшат үзләре генә башкарып чыктылар. Абыйлары өчен дә уңайлылыклар тудырдылар. Кулларыннан бөтен эш килә, бик уңганнар. Аллаһка шөкер, тормышыбыз бөтен, җитеш, саулыкны гына бирсен. Биш оныгым, өч оныкчыгым бар», – ди Корбанбикә апа. Олы мал тотмасалар да, Корбанбикә апа җәй көне тавык-чебеш, үрдәк, бакча эшеннән бушамый, күп итеп гөлләр үстерә. Башкалар ярдәменә мохтаҗ улына төп терәк-таяныч ул. Илдус абый урында ятып кына торырга мәҗбүр булса да, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар, һәръяклап мәгълүматлы. Мин килгәндә Миргазыян Юнысның «Илләр гизү» дигән китабын укый иде. «Нишлисең, тормышка яраклашмыйча булмый, минем бөтен вакыт китап, газетаҗурнал белән үтә инде. Китапханәдә мин укымаган китап калмады диярлек. Инде монысын да өченче тапкыр укыйм. Татарчалар укылып бетте, хәзер русчаларына күчтем. Абый Саба китапханәсеннән алып кайта. «Саба таңнары» газетасыннан районның бөтен яңалыклары белән танышам. Районның үз тормышы, шул җирлектә яшәгәч, барысы белән дә кызыксынабыз. Авыл хәбәрләрен ватсап, районныкын газета аша беләбез. Әфганстанда 1986- 1988 елда бергә хезмәт иткән егетләр белән аралашып яшибез. Ул вакыйгаларны башкаларга күрергә язмасын. Частьта Татарстаннан мин, Башкортостаннан дүрт егет идек. Ел саен кайтып хәлемне белеп торалар. Күптәп түгел генә икесе гаиләләре белән кайтып киттеләр. Классташлар җыелып шушы махсус караватны алып бирделәр. Уку-минем төп юаныч. Марат Галиевка рәхмәтлебез, кешегә карата кайгыртучанлык, игьтибар бит инде бу, ә ул бу тормышта бик кирәк», – ди Илдус Ибраһимов. Илдус абыйның сүзләренә өстәп, әлеге игелекле гамәлләр дәвамлы булсын иде, дип кенә теләргә кала.