Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев: Сабада үлү күрсәткеченең республикадагы уртача статистикадан күбрәк булуы – вакытында табибка күренмәү. Шушы көннәрдә республикада уникаль медицина проектына старт бирелде. Ул “Каждый заслуживает внимания! Һәркем игътибарга лаек!” дип исемләнгән һәм аның беренче этабы 7 районны, шул исәптән Сабаны да колачлый. Проектны республика клиник хастаханәсе һәм Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырачак. Бүген алар Сабада булдылар һәм мәдәният йортында үткәрелгән очрашуда катнашучыларны яңа башлангыч асылы белән таныштырдылар. "Проект авыруларны иртә стадияләрдә ачыклауга һәм авыр өзлегүләрне булдырмый калуга юнәлдерелгән. Һәркем игътибарга лаек!” дибез икән, бу республиканың иң ерак авылларында яшәүчеләргә барып җитүне һәм сәламәтлекләре начар булганнарга дәвалану курсы узарга тәкъдим итүне күздә тота. Без шулай ук гаять мөһим проблема коронавируска каршы вакцина ясатырга башкалар