Найти в Дзене

Җеназа турындагы сорауга җавап

Шафигъ Гомәров (Ташкент):

Үз йомышым белән йөргәндә, дусларымнан берсенең өендә бер хатын күрдем. Бер баласы кулында, өч баласы янында аналарының тезенә башларын салган хәлдә, шушы биш җан бишәүләшеп ыңгырашалар. Хатын мине күрү белән: “Шушы дүрт баланы ятим калдырып, ирем вафат булды. Бишенчегә йөгем бар, инде кайларга барыйм, кемнәрдән ярдәм сорыйм? Бер кешем дә юк!..” – дип үксеп-үксеп елый башлады һәм: “Иремнең дүрт йөз сум акчасы калган иде, фидиясенә, гүр сәдакасына, өчесен, җидесен үткәрер өчен шул акчаны тотып бетерә яздык. Тагын кырыгын үткәрәсе бар, диләр. Инде анысына акчам җитми. Аның өстенә дә, авырулы бер хатын булган хәлемдә, бу балаларны ничек итеп тәрбияли алыйм?” – дип зар-моңын сөйләде. Мин бу җан ияләрен ифрат кызгандым һәм үз-үземне тыя алмыйча: “Шул акчаны ничек алай өчесенә дә, җидесенә, гүр сәдакасына да, фидиясенә сарыф иттең? Сезнең хакыгызда алар бар да – тиешсез эшләр, син балаларыңның ризыкларын һәм балаларыңның хакларын урынсыз әрәм иткәнсең”, – дип шелтәләдем. Шушы сүзләр хәзрәтләргә ишетелгән дә, миңа ачуланганнар, хәтта “Андый изге эшләргә аркылы төшкәне өчен, аңа байкот ясарга кирәк” дип йөрүчеләр дә бар. Байкот ясарлармы, юкмы – хәзер мәгълүм түгел. Ләкин мин шул сүзне изгелеккә каршылык итәр өчен түгел, бәлки ятим балалар һәм аналарын кызгануым сәбәпле, сөйләгән идем. Инде бу вакыйганы язуымнан максатым шул. Әгәр дә хата әйткән булсам, мин бу эшемнән тәүбә итәчәкмен. Әгәр дә хата булмаса, сүземнең дөрес икәнлеге мәгълүм булып калсын иде. Мондагы үлек чыгымнары, аеруча дөньялары тар адәмнәр өчен бик мөшкел хәлдә. Мөселманнар бик сыкраналар. Бурычларга кереп, бөлгенлекләргә төшәләр, ятимнәрнең хаклары әрәм була. Ләкин хәзрәтләрнең “Үлсәң, җеназаңа бармабыз, байкот ясарбыз” дигән сүзләреннән куркып, хәтта актык нәрсәләрен сатып булса да, хәзрәтләрне ризалатырга тырышалар. Бу мәсьәлә бары тик дини генә түгел, моның башка яклары да күп. Шуның өчен, әлбәттә, берәр сүз язарсыз, дип өмет итәбез.

Олуг галимебез Ризаэтдин Фәхретдин
Олуг галимебез Ризаэтдин Фәхретдин

“Шура” журналы редакциясе (Ризаэтдин Фәхретдин):

Бу мәсьәләләр – бик мәгълүм нәрсәләр. Хәтта мәктәпләрдә укытыр өчен төзелгән төркичә китапларның да озынракларында бар. Муллаларның җеназа [намазы] укымаулары белән куркытуларына карап, ятимнәр малларын әрәм итәргә юл юк. Муллалар укымаса, башка мөселманнарның укулары җитә. Хәтта акча өчен укыла торган җеназа намазына караганда һич тә укылмый күмелүе үлекнең үзе өчен дә, башкалар өчен дә яхшырак. Шәригать карашында, җеназа [намазы] өчен хәзрәт шарт түгел. Хәтта Рәсүлуллаһ заманында кайбер мәетләрнең, Рәсүлуллаһка хәбәр бирелмичә, җирләнүләре “Сахих”ләрдә [“Сахих әл-Бохари” һәм “Сахих әл-Мөслим” хәдис җыентыкларында] бар. Болардан берсе хакында Рәсүлуллаһның “Гәрчә хәбәр иткән булсагызчы!” эчтәлегендә бер сүз әйткәне дә риваять кылына. Инде Рәсүлуллаһ сәламәт вакытында, аның барачагында шөбһә булмый торып, аннан башка җеназа намазы укып күмү яраган булса, хәзрәттән башка укылган җеназа намазы ничек ярамасын?..

"Шура" журналы. – 1913 ел. – № 24. – Б. 764.