Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре автоинспекция оештырылуының 85 еллыгын билгеләп үтә. Шушы датага туры китереп, Сабада «Автоледи-2021 бәйгесенең район туры булды. Быел 20дән артык гүзәл зат “Автоледи” булырга теләк белдергән. Бәйгегә шуларның 16сы килде. “Автоледи” үткәрү тарихында моның кадәр катнашучы булганы юк иде әле. Әйтик, Сабадан игезәкләр Фәйрүзә һәм Фәнзилә Ганиевалар бертуган апалары Рузалия Дәүләтшинага ияреп, үзләре дә осталыкларын күрсәтергә булганнар. Хатын-кызларыбыз иң элек компьютер каршында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үзләштергәннәрен күрсәтеп, имтихан тоттылар. Ярышларның икенче этабында конкурста катнашучыларга машина йөртү осталыгын күрсәттеләр: вакытка катлаулы элементлар булган трасса буйлап үттеләр, параллель парковкалау, арткы тизлектә змейка аша үтү буенча имтихан тоттылар. Чикләүче фигуралар, виражлар, маневрлар... Һәм, ниһаять, балларны исәпләү. Һәр ялгыш 1 балл булып язылды. Барлык турлар буенча нәтиҗәләрне кушып исәпләгәннән соң беренчелек Тенекидән, “Ю