29нчы июньдә Казан шәһәрендә пенсионерлар арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Өченче яшь" спартакиадасы булып узды.
Катнашучылар түбәндәге төрләрдә көч сынашты: өстәл теннисы, дартс, ядрә белән ату, йөзү.
Саба муниципаль районы командасы мактаулы урыннар яулады. Галимҗанова Асия ядрә белән ату буенча 2 урынны яулады. Карамышев Михаил өстәл теннисы буенча 1 урын алды. Котлыйбыз!