Унберенчеләрнең Бердәм дәүләт имтиханнары да артта калды. Аларның күбесе урта белемне укуны дәвам итү максаты белән алган. Ә моның өчен мөмкинлекләр күп хәзер. Быел, мәсәлән, абитуриентларны республикада 44 югары уку йорты һәм аларның филиалы кабул итә. Югары уку йортларында кабул итү комиссияләре 20 июньдә эшли башлады һәм ул 17 августка кадәр дәвам итәчәк. Вузларда бюджет урыннары да арткан, ягъни 2021-2022 уку елында 20 меңнән артык студент бюджет хисабына укый алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Әйтик, химия һәм биологиядән 39ар, рус теленнән 40 минималь балл җыя алганнар КФУдагы фундаменталь медицина институтының дәвалау эше белгечлеге буенча укырга 125 бюджет урынына исәп тота ала. Мәгълүмати технологияләр институтында программист белгечлеге алырга теләүчеләргә 100 бюдҗет урыны булдырылган. Гуманитар юнәлештә психология, гаммәви мәгълүмат чаралары, мәгълүмати-китапханә эше, социология, туризм һәм юрисп