26 июньдә “Саба Арена" спорт мәктәбендә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәрелде.
Чемпион исемен алу өчен, Россия көрәш федерациясе спорт директор Илнар Галиев әйткәнчә, дөньяның 27 иленнән 200дән артык көрәшче катнашты. Әйтик, Алжирдан Рияд Хумуданың дөнья чемпионатында катнашып, 5нче урын алганы булган. Ул беренче әйләнештә Румыниядән килгән көндәшен отып, икенче әйләнешкә чыкты. Чемпионатның финал өлеше исә кич белән Миңгәр Сабантуе мәйданында үтте. Барысы 10 үлчәү авырлыгында батырлар ачыкланды. Шуларның сигезе –Раббани Нургалиев, Илнар Закиров, Динар Кәримуллин, Рамил Синәкәев, Ренас Кәлимуллин, Илнар Галимов, Раил Нургалиев, Муса Галләмов – Татарстан егетләре. Ә менә 130 килограммнан югары үлчәүдә чемпион булып Джемаль Фейзиев (Әзербайҗан) калды һәм абсолют батыр да буларак, автомобиль белән бүләкләнде. Аңа «Лада Гранта» машинасы ачкычларын Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов тапшырды.