26нчы июнь көнне Миңгәр авылында көрәш ярышы буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узды.
25тән артык илдән 200дән артык спортчы ир-атлар арасында 11 авырлык категориясендә һәм егетләр арасында 9 авырлык категориясендә дөнья чемпионы исеме өчен көрәште. Ябылу тантанасында Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Асылташ" бию коллективы (җит.Гарипова Г.М.) «Эх,Зәлилә!» биюе белән чыгыш ясады.