Найти в Дзене
Саба таңнары

Тенеки авылында яңгыр сорау намазы укылды

Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Яңгыр теләү йоласы да, кайбер район-авылларда бөтенләе белән югалып бетсә дә, кайбер җирлекләрдә хәзерге көнгә кадәр сакланып калган һәм бик матур йола буларак үткәрелә.