Автоинспектор хезмәтен куркыныч һәм авыр дип, юкка әйтмиләр. “Чыннан да, шулай. Физик яктан яхшы әзерлекле, нык ихтыярлы ир-егетләр һәм кызлар гына юлларда тәртип сагында торуны үзенә һөнәр итеп ала. Һава шартлары да эшкә киртә түгел. Бурычыбыз – көннетөнгә ялгап эшләү, юлларда иминлекне тәэмин итү, бәхетсезлек очракларын, зыян күрүчеләрнең санын киметү, кисәтү эшләре башкару”, – ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов. – Марат Мидхәтович, бүген район юлларында вәзгыять ничегрәк, һөнәри бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршылыйсыз? – Автоинспекция булдырылуның 85 еллыгын транспорт чаралары арта баруы шартларында билгеләп үтәбез. Быел гына бүлекчәнең теркәү хезмәтендә 750 транспорт чарасы исәпкә куелды, шуның 470е – яңа автомобильләр. Димәк, машианалар хәрәкәте дә, шулай ук эш төрләре дә артты: 1 марттан автобусларга техник карау үткәрү вәкаләте бирелде. Быел һөнәри бәйрәмне яңарган, яшәрә барган коллектив буларак та билгеләп үтәбез. Эшкә яшь хезмәткәрләр – Фәнзил Нуриев һә