Эссе көннәрдә организмга хәл кертү өчен су коену – иң яхшы чара. Шуңа олысы-кечесе буа-күлләргә, елга буйларына ашыга. Әмма су коену бик аянычлы да тәмамланырга мөмкин. Мисал өчен, 10 июньдә коткаручылар Өчиле авылы янындагы сулыкта 1993 елгы Югары Симет авылы кешесенең гәүдәсен алдылар. Ул буага гаиләсе белән ял итәргә барган булган. Хәзер Ш.ның ике баласы әтисез калды. Иң кечкенәсенә әле бер генә яшь. Махсус җиһазландырылмаган урында коену яшь гаиләгә зур кайгы китерде. Мондый бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен Шәмәрдәндәге эзләүкоткару отряды белгечләре эссе көннәрдә, җәйге ял вакытында махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга кирәклеге турында искәртә. “Тирәнлеге билгесез буаларга кермәскә кирәк. Суда озаклап йөзеп талчыгу нәтиҗәсендә тәнне көзән җыеру, сулыш алу туктау, аң югалтулар булуы ихтимал. Кояшта озак булганнан соң суга кинәт килеп керергә яки сикерергә ярамый. Гәүдә салкынайгач, мускуллар кискен тартыла башлый һәм бу сулыш алуның тукталуына китерә. Су коенганда я