Сулыклар,елгалар,күлләр,чишмәләр – безнең рухыбыз, Болгар бабаларыбыздан шушы көннәргә кадәр килеп җиткән бай мирас. Су –кеше яшәгән мохитнең бер өлеше. Авыл яныннан елга агу- зур әһәмияткә ия. Авыл хуҗалыгында игеннәрнең мул уңыш бирүе дә, урманнарда агачларның, болыннарда үләннәрнең яхшы үсүе дә шушы елгага бәйле. Елга суын чиста тоту, ярларындагы чишмә һәм күлләрнең чисталыгын саклау- бу һәр кешенең бурычы. Саба районы аша узучы елгалар, чишмәләр бездән соңгы буыннарга да чиста саф сулы булып калырга тиеш. Шул уңайдан район мәдәният бүлеге “Саф сулы Ямьле Саба” – экологик маршрут проекты тәкъдим итте. Экологик маршрутның максаты - Саба районы аша узучы елгаларның, чишмәләрнең тарихын, татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерү. Проектны 23 июнь көнне Явлаштау җирлеге башлап җибәрде. Кече Мишә елгасының башлану урынында Явлаштау авыл китапханәсе мөдире, мәдәният йорты мөдире белән берлектә елга турында сөйләделәр, Мишәбаш авылы абыстае Надия Гафиятова “Таң суы”алу йоласы күрсәтеп үт