Найти в Дзене
Саба таңнары

Көн таләбе – сугару

Көннәрнең коры һәм эссе торуы авыл ху­җа­­лыгында ясалма суга­руның әһәмиятен арттырды. Хәзерге вакытта күпьеллык һәм берьеллык үләннәргә су сибү “Саба” җәмгыятенең Сатыш, Кибәче, Килдебәк бригадаларында, “Шытсу” авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә, Явлаштау бүлекчәсендә оештырылган. Барысы 400гә якын гектар мәйданнар дым ала. Агрегатлар нигездә ир­тәнге якта һәм кичен көн сүрелгәч эшләтелә. Сатыш­та Рафил Фәрхуллин – 110, Кибәчедә Исмәгыйль Шәрифуллин 74 гектардагы үләннәргә су сибә. “Яв­лаштау” бүлекчәсендә 30 гектарга якын көзге арыш культурасы да сугарылды. Ясалма яңгырдан соң үләннәр күзгә күренеп үсә. Шулай ук “Туган як”та, Мичән бригадасында да сугару агрегатлары эшлә­теп җибәреләчәк.