Найти в Дзене
Саба таңнары

«Халыклар дуслыгы - республикам байлыгы» этнографик викторина

2021 ел - Татарстан республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеле. Әлеге уңайдан Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм авыл клубы тарафыннан «Ак калфак» клуб берләшмәсе членнары белән «Халыклар дуслыгы - республикам байлыгы» дигән исем астында этнографик викторина уздырылды.

Катнашучылар республикабызда яшәүче төрле милләт халкының милли йолалары, гореф – гадәтләре, мәдәнияте, әдәбияте турындагы сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Музыкаль тур вакытында башкорт һәм татар халык җырларын мари, рус халык биюләрен башкардылар.

-2