Балык тоту шөгыль булса, аны үрчетү – эшмәкәрлекнең бер юнәлеше. Татарстанда уылдык чәчү чорында балык тотуны тыю вакыты 5 июньнән чыкты һәм Сабадан да кармак салырга яратучылар Чулманга, Нократка ашыкты. Ә бит районыбыздан башланган Мишәдә дә 40-50 еллар элек балык мыҗгып тора иде. Кармагыңны салып кына өлгер. Хәзер суы кимегәч, балыгы да калмады диярлек. Кармак салырга Мишәнең Теләче, Питрәч, Лаеш районнары территорияләре аша үткән урыннарына гына барсаң инде. Ә инде ясалма күлләргә килгәндә, районыбызда рәсми теркәлгән муниципаль дәрәҗәдәге – 21, федераль әһәмияттәге 2 гидротехник корылма булып, аларда балык тоту сулыкларны арендага алган хуҗаларның рөхсәтенә бәйле. Чөнки күл – ябык система, анда башта карпмы, сазан маймычымы җибәрергә кирәк. Ә бу инде хезмәт. Мондый буаларда балык тоткан өчен түләү мәсьәләсенә тукталсак, "Балык тоту һәм биологик су ресурсларын саклау турында"гы Федераль закон (20.12 2004) нигезендә граҗданнар бары тик гомуми кулланылыштагы су объектларында гына бу