Һәр кешенең тормышы – үзе бер тарих. Һәркемнең тормыш юлы туган, яшәгән җиренең тарихына барып тоташа. Әниебез Сафура Шәвәли кызы 1928 елның 15 маенда, алмагачлар чәчәк аткан ямьле яз аенда Башкортостанның Кырмыскалы районы Чишмә авылында туган. Әби-бабалары дини, гыйлемле кешеләр булганнар. Әниебезнең әнисе Мәрхәбә бик тә тырыш, ягымлы кеше булган, бабаебыз белән берсеннән берсе матур өч балага -- апасы Сәмәрә һәм энесе Фәизгә гомер бирәләр алар. Матур гына башланып киткән балачагында әниебезгә бик зур хәсрәт, югалту ачысын татырга туры килә: 3 яшь булганда балаларын ятим калдырып, әниләре бакыйлыкка күчә. Әле дөм ятим түгелбез, әтиебез исән-сау дип йөргәндә, югалту ачысына түзә алмыйча, әтиләре дә әниләре артыннан вафат була. Авыл Советы ятим сабыйларны балалар йортына урнаштырырга кирәк, дигән карар чыгара. Әмма әнисе ягыннан әби-бабай, үзебез карыйбыз, җибәрмибез дип, балаларны алып калалар. Ул вакытта бабасы колхоз рәисе булып эшли, әбисе өйдә генә тора. Хуҗалыклары бик зур, күп и