Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

Олы Шыңар мәчетенә экскурсия

8нче июнь көнне “Дуслык” ял һәм сәламәтлек лагерена йөрүче укучылар Олы Шыңар мәчетенә экскурсиягә бардылар. Экскурсиябезнең максаты - укучыларда мәчет һәм ислам дине турында кызыксыну уяту, үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү иде. Мәчеттә үз-үзеңне тоту культурасының нигезен формалаштыру да максат итеп куелды. Балалар мәчетнең барлык бүлмәләре белән таныштылар. Мөселман кешесе мәчеткә барыр алдыннан нәрсә эшләргә тиеш, мәчеткә килгән ир-атларның, хатын-кызларның киеме нинди булырга тиеш икәнлеге сөйләнде. Бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә мәчеттә намаз укулары турында, безнең динебез Ислам икәнлеген, изге китап – Коръән икәнлеген мөселманнарның дога белән Аллаһка мөрәҗәгать итүләре турында сөйләнде. Укучыларга мәчеткә экскурсиягә килү ошады.

8нче июнь көнне “Дуслык” ял һәм сәламәтлек лагерена йөрүче укучылар Олы Шыңар мәчетенә экскурсиягә бардылар. Экскурсиябезнең максаты - укучыларда мәчет һәм ислам дине турында кызыксыну уяту, үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү иде. Мәчеттә үз-үзеңне тоту культурасының нигезен формалаштыру да максат итеп куелды.

Балалар мәчетнең барлык бүлмәләре белән таныштылар. Мөселман кешесе мәчеткә барыр алдыннан нәрсә эшләргә тиеш, мәчеткә килгән ир-атларның, хатын-кызларның киеме нинди булырга тиеш икәнлеге сөйләнде. Бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә мәчеттә намаз укулары турында, безнең динебез Ислам икәнлеген, изге китап – Коръән икәнлеген мөселманнарның дога белән Аллаһка мөрәҗәгать итүләре турында сөйләнде. Укучыларга мәчеткә экскурсиягә килү ошады.