Җәй әле башланды гына, районның кайбер хуҗалыкларында күпьеллыкларның беренче катыннан сенаж салу инде соңгы гектарларда бара. Кичә бу эшнең бер этабын “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасында да төгәлләделәр. “Бездә 1000 гектардагы күпьеллыкларның сенажга 750 гектары алыначак. Печәнгә – 200, орлыкка 50 гектары калдырылды. Тагын 300 гектарда мәйдандагы клеверны әле чабарга иртәрәк, чәчәккә бөреләнмәгән. Шулай итеп, 450 гектардан яшел масса алынды инде. Төбәк фермасындагы траншеяга 180 гектар мәйданнан 1359 тонна сенаж салынды. Бу уртача гектар уңышы 75 центнер тирәсе дигән сүз. Башка елларда яшел масса 150 центнердан ким булса, бу начар күрсәткеч санала иде”,– ди хуҗалык агрономы Рамил Шәймәрданов. Шушы саннар гына да яңгырлар булмауның “Яшел урак”ка зыянын ачык күрсәтә. Димәк, яшел масса чыгышы узган еллардагыдан өч тапкыр диярлек ким дигән сүз. Шуңа да кырда эшләүчеләр күпьеллыкларның икенче катын үстерү өчен яңгырларга өметләнә. Ни әйтсәң дә, хезмәтләренә дә тонна-километрлардан түләнә