“Балаларны яклау көне” бәйрәме – иң кызыклы, мавыктыргыч, уеннарга иң бай бәйрәмнәрнең берседер мөгаен. Бәйрәм барлык тәрбияләнүчеләрне һәм барлык хезмәткәрләрне җыйды. Әлеге бәйрәмнең беренче өлеше интернатның урам сәхнәсендә үтте, анда балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм җырлар җырладылар. Балаларны бәйрәм белән балалар йорты директоры Гәрәев И.Г. һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин М. М. котлады, шулай ук, социаль хезмәткәр көне якынлашу уңаеннан, хезмәткәрләргә грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Директор урынбасары Хуҗин И.Т. тантаналы рәвештә инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында гади пневмо-ракета модельләре буенча ярышларда призлы урыннар алган тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды. Чараның икенче өлеше интернатның урман аланында үткәрелде. Төсле шарлар белән бизәлгән мәйданга интернатта тәрбияләнүче барлык балалар һәм хезмәткәрләрдә җыелды. Бәйрәм җыр, музыка, кызыклы милли уеннар һәм спорт уеннары белән үрелеп барды. Аркан тартыш, чүлмәк
Югары Утар балалар йорты-интернатында Халыкара “Балаларны яклау көне” чарасы
4 июня 20214 июн 2021
1
1 мин