Saba balahoner проекты кысаларында Саба ветеринария берләшмәсендә кунакта Саба гимназиясенең 2Д сыйныф укучылары булды. Ветеринария белгече Алисә Заһидуллина балаларны Антонина исемле декоратив йорт куяны белән таныштырды, балалар куянның йөрәк тибешен тыңладылар. Балалар ветеринария табибы һөнәре турында күп яңалык белделәр, чарада актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм уңай эмоцияләр белән таралыштылар.
Саба ветеринария берләшмәсендә кунакта Саба гимназиясе укучылары
3 июня 20213 июн 2021
2
~1 мин