Найти тему
Саба таңнары

Күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләделәр

Сишәмбе-Балаларны яклау көнендә, Казанда күп балалы гаиләләр өчен "Ел хәйриячесе" республика конкурсына йомгаклау уздыру кысаларында, Казан циркында бәйрәм тамашасы үткәрелде. Әлеге чарада безнең районнан 3әр бала белән 4 гаилә катнашты. Бу хөрмәтләүгә Тенеки авылыннан күпбалалы Гомәровлар, Шәмәрдәннән Ибраһимовлар, Кызыл Мишәдән Ганиевлар, Сабадан Бабнищевлар гаиләләре лаек булды.

Күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләделәрӘти-әниләр балалары белән цирк тамашасын карадылар, Казан шәһәре белән хозурландылар, “Корстон” күңел ачу үзәгендә кунак булдылар. Һәр гаиләгә 5 мең сумлык бүләк сертификаты тапшырылды. “Районнан махсус автобус белән алып бардылар, балалар белән рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып кайттык, оештыручыларга зур рәхмәт”,- дип уртаклаштылар соңыннан әти-әниләр.