«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә куелган «Балачак җыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Бәйге икенче тапкыр үткәрелә, быел йөздән артык җыр килгән, шуларның бишесе җиңгән. Җырлар аноним рәвештә бәяләнгән. Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баету. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов тапшырды. «Беренче „Балачак җыры“ бәйгесенең йомгаклау концертын карарга туры килде. Сокланып, гаҗәпләнеп карадым: шундый да сәләтле балалар бар. Балаларның татар җанлы булуы турында кайгыртып эшләргә кирәк. Киләчәгебез яшь буынны ни дәрәҗәдә татар җанлы итеп үстерүгә бәйле. Без үзебезнең эфирны балалар өчен татарча җырлар белән баетсак, телебез күңелгә тирәнрәк керәчәк», — д
Фәннур Галимов белән Сания Әхмәтҗанова «Балачак җыры» бәйгесенең җиңүчеләре
1 июня 20211 июн 2021
12
1 мин