Яңа Бәзәкә авылында яшәүче газиз әти-әниебез, яраткан әби-бабабыз Миңневәсим Зәйнәгый улы һәм Рәйсә Харис кызы Фәрдиевларның гаилә корып бергә яши башлауларына – 50 ел. Иң кадерле, иң газиз, иң яраткан әти-әниебез! Бәйрәмегез котлы булсын.
Лаеклы тормыш юлы үтеп, тырыш хезмәт белән яшәп, без – биш балагызга гомер бүләк итеп, хәзер безнең өчен генә түгел, оныкларыгыз өчен дә сөенеп бик бәхетле яшисез. Туган йортыбызда һәрчак әти-әни назы, сезнең җылыгыз, тәмле ризыкларыгыз көтә безне. Әле бу бәхетле мизгелләр күп еллар дәвам итсен. Авырмагыз, боекмагыз, елларга бирешмәгез. Гел шулай кояш кебек балкып яшәгез, газиз кешеләребез.
Сез булганга без бәхетле,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,
Яктыртучы йолдыз шикелле.
Авырлыклар туса бу тормышта,
Киңәш сорап сезгә киләбез.
Сездән күргән изгелекләр өчен,
Рәхмәт әйтеп башны иябез.
Сезне яратып, балаларыгыз Миләүшә, Раушания, Лилия, Марат, Марсель һәм аларның гаиләләре.