Гомер буе бергә эшләгән, шатлыгын да-кайгысын да бергә кичергән хезмәттәшләрнең гаиләләре - ирләре, балалары, оныклары, хәтта туганнары да бик якын була бит. "Әгерҗе хәбәрләре"ндә 40 елга якын баш бухгалтер булып эшләүче хөрмәтле дустыбыз Вәзирә Чураеваның җәмәгате РИНАТ та безнең өчен менә шундый якын кеше иде... Редакциядә ир-атлар булмаганлыктан, Гагарин урамындагы элекке бинабызда эшләгәндә ирләр кулы таләп ителә торган нинди генә проблема килеп чыкса да, Ринатка мөрәҗәгать итә идек. Бервакытта да кире какканы булмады. Төнге сменадан кайтса да, инструментларын тотып килеп җитә иде. Куллары алтын иде шул аның. Нәрсәгә тотынса, шуны булдыра, кайберәүләр кебек "ярар әле" дип кенә эшләмәде, җиренә җиткереп, яхшы сыйфатлы итеп башкарды. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә дә Ринат иң беренчеләрдән булып котлый иде. Әгерҗедә язын ул сукалаган бакчалар күпме булгандыр... Әле быел да бер танышым "Ринат кебек тирән итеп, кәс калдырмыйча сукалаучы юк хәзер. Ул сукалаганнан соң җир мамык кебек кала и