28 май көнне район мәдәният йортында Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең төрле конкурс-фестиваль призерлары һәм җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Укучылар бу уку елында 33-халыкара, 10-Бөтенроссия, 6-төбәкара, 9-республикакүләм конкурсларда катнашып, барлыгы 325 призлы урын яулаганнар. Призерларны район башлыгы Рәис Миңнеханов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, Сәнгать мәктәбе җитәкчесе Алмаз Газизов тәбрикләде.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең төрле конкурс-фестиваль призерлары һәм җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы
29 мая 202129 мая 2021
1
~1 мин