Мәскәүдә балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Аларның иң мөһиме "Озын тәнәфес" фестивалендә Шәмәрдән лицее активисткасы Куклина Дарья катнашып кайтты.
Проектта катнашучылар һәм остазлар шәһәрнең төп истәлекле урыннарында: Кызыл мәйдан, "Зарядье" паркы, Мәскәү-сити административ-сәүдә үзәгендә булып шәһәр белән таныштылар. Фестиваль кысаларында Горький паркында 20дән артык мәйданчык эшләде.