19 май – Пионер туган көн. Пионер сүзен ишетү белән безнең буын кешеләренең күз алдына шау-гѳр килеп яшьнәп яшәгән мәктәп еллары килеп басадыр, мѳгаен. Кем генә муенына кызыл галстук бәйләп, тигез сафларга тезелеп, пионер булып йөргән чорларын сагынмый икән? Әлеге истәлекле көн уңаеннан районыбызда озак еллар Пионерлар һәм укучылар йорты директоры булып эшләгән Фаягөл Габдрахман кызы Зиннуровадан шул елларга бәйле хатирәләр белән уртаклашуын сорадык. – Фаягөл ханым, сез үзегезнең пионер чакларыгызны хәтерлисезме? Бу еллар күңел дәфтәрегездә ничек саклана? – Самими балачак елларын кем генә оныта алсын икән? Безнең буын бик актив пионерлар булды. Сатыш урта мәктәбенең Валерий Чкалов исемендәге дружина советы рәисе булып сайланып, мәктәпнең пионерлар тормышын җанландыру өстендә зур көч куйдык. Ялгыз карткарчыкларга булышу, фермаларда эшләү, төрле кичәләр оештыру, класстан тыш чараларда актив катнашу боларның барысына да зур җаваплылык белән карадык. Туган авылым Сатышта сигезьеллыкны,