"Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү" илкүләм проекты кысаларында эш башлаучы фермерлар өчен гамәлгә ашырылучы «Агростартап» программасы авыл җирлегендә үз бизнес-проектын булдырган фермерлар өчен зур мөмкинлекләр ачты. Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга һәм иң беренче чиратта аны эш белән тәэмин итүгә һәм авыл яшьләренең эшлекле активлыгын арттыруга юнәлдерелгән әлеге программадан узган ел 10 райондашыбыз файдаланды. Алар арасында Юлбат авылында Казан шәһәреннән кайтып эш башлаган Ленар Рәхимуллин да бар. Ленар һөнәре буенча укытучы, педагогия университетын тәмамлаган. Әмма, химия-биология укытучысы Казан мәктәпләрендә белем бирү перспективасыннан баш тартып, хезмәт юлын бөтенләй башка юнәлеш белән алып киткән. Туган авылына кайтып, әтиәнисе нигезеннән ерак түгел йорт булдырган, ике бала белән гаиләсен алып кайткан. “Авылны сагындым. Без бит кечкенәдән җир-балчык эшендә тырмашып, маллар арасында тәгәрәп үскән малайлар. Күңелемдә бала чагымнан ук бар иде кебек үз эшемне булдыру дигә
Үз эшеңне башлаудан курыкмаска кирәк, ди яшь фермер Ленар Рәхимуллин
26 мая 202126 мая 2021
2
2 мин