76 яз, 76 кыш... Бу матур, якты тормышны безгә кем бүләк иткән соң? Әлбәттә, тарих дәресләреннән, китаплардан, кинофильмнардан без Бөек Ватан сугышы турында күп беләбез. Ләкин аерым бер мисалга тукталганда кем генә гади бер солдатны искә төшерер соң? Мин бу язмамны бабамның якты истәлегенә дога булып ирешсен дип язам. Чөнки тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Минем бабам, Биктимер Тимергали улы Ибраһимов, 1923 елның 19 октябрендә Саба районы Өчнарат авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылда беренчеләрдән булып фронтка китә. Утлы елларны искә алып, ул безгә истәлекләр, башыннан кичкәннәрне еш хәтеренә төшереп сөйли иде. Кызганыч, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганнан соң, бабаебыз безнең арадан китте. Ә аның сөйләгәннәре, үзе әйткәндәй, тарихи истәлек булып калды... “Сугыш башланган көнне болында печән әзерли идек. Җәй башы гына булса да, билдән печән иде ул елны. Шулчак бар көченә чаптырып бер атлы кеше килеп туктады: “Сугыш! Барыгыз да авылга,хәзер үк! - диде дә,