Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәтчәннәре! Сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар! 9 Майда илебез халкы, уртак Ватаныбыз тантаналы шартларда Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтә. Изге бәйрәмнең кабат килеп җиткәнен барыбыз да дулкынланып көтеп алдык. Ел арты ел узса да, 1945 елның 9 мае – гаять кадерле, истәлекле, беркайчан хәтердән җуелмас изге көн булып калачак. Бөек Җиңү халкыбызның мәңгелек батырлык символы булып яши, милләтләрнең Ватанга мәхәббәтен, батырлыгын, тынычлыкка омтылышын чагылдыра. Күз яшьләренә уралган сөенечле дә, сагышлы да булган, гаять күп корбаннар бәрабәренә яуланган бәйрәм ул. Бу көннәрдә без сугыштан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшереп, башыбызны иябез, алар өчен дога кылабыз. Безнең Саба районыннан гына да фронтка 8427 кеше китеп, шуларның 4989ы яу кырында ятып калды яки хәбәрсез югалды. Җиңү яулап исән-сау кайткан якташларыбыз да инде санаулы гына калды. Бүген районыбызда 4 сугыш инвалиды гына исән-сау, 273 тыл в