6 май көнне Әгерҗе зиратында зур өмә игълан ителгән иде.
– Өмәгә 20дән артык кардәшебез килде. Алар белән бергәләп койма буйларын җыештырдык, вак-төяк куакларны кистек. Уртак тырышлык белән күп кенә эшләр башкарылды.
Иске татар зиратыннан бер машина, бер трактор, яңа татар зиратыннан бер трактор чүп түгелде. Өмәдә катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Рамазан аенда кылган изге эшегез үзегезгә савап булып әйләнеп кайтсын, – ди өмәне оештыруда башлап йөрүче район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.