Бу көннәрдә республикада, шул исәптән районыбызда “Татарстанның чиста урманнары” акциясе бара. Әлеге чара бездә инде матур гадәткә әверелеп килә. Төп максаты – урманнарның имин санитар-экологик торышын булдыру. Саба урман хуҗалыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, акциядә оешма-предприятиеләрдән – 55, урманчылыкларның үзләреннән –40, арендаторлардан 30 кеше катнашкан. Алар көче белән агач араларыннан 14 кубометр чүп-чар, 4 кубометр коры-сары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган. Моннан тыш 8 мәгълүмат тактасы, аншлаглар, 3 ял итү урыны (беседка) ремонтланган һәм 3 чишмә төзекләндерелгән. Акция 2021 елның 19 июненә кадәр дәвам итәчәк. Былтыр COVID-19 таралуга бәйле катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында әлеге акция үткәрелмәгән иде.