Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Саба мәдәният бүлеге һәм Саба балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан район күләмендә “Талантлы балачак” дип исемләнгән фестиваль-конкурс оештырылды. Конкурста барлыгы 50дән артык укучы үзләренең халык уен коралларында башкару осталыкларын сынады. Фестивальне район мәдәният бүлеге начальнигы Загидуллин Р.Ф.ачып җибәрде. Укучылар өчен халык уен кораллары күргәзмәсе оештырылган иде. Шулай ук укучылар халык уен кораллары тарихы, республикабызның атаклы гармунчы,баянчылары белән таныштылар. Ш.Биктимеров исемендәге мәдәният йорты баянчысы,талантлы,сәләтле шәхесебез Габдулхаков Айнур Газинур улы баянда уйнау осталыгы буенча мастер-класс күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре: "Баян-соло" номинациясе кече төркем:
Шиһабиев Ф.- 1 урын
Шамилов Р.- 1 урын
Афанасьев Г. - 2 урын
Хәмидуллин Р. - 2 урын
Әүхәдиев А.-2 урын
Әбүбакиров Н. -3 урын «Баян-соло» номинациясе уртанчылар төркеме:
Гайсин Н. -1 урын
Хайриев И.-1 урын
Фәсхиев И.-1 урын
Гарифуллин А.-1 урын
Мороз