Найти в Дзене
Саба таңнары

“Урта Саба”да авыл хуҗалыгының икътисад күрсәткечләрен яхшырту проблемалары турында сөйләштеләр

Терлекчелектә быелның гыйнвар-февраль айлары эш нәтиҗәләре буенча “Курсабаш” җәмгыятендә үткәрелгән семинарда район башлыгы Рәис Миңнеханов алдагы киңәшмәдә хуҗалыкларның икътисад күрсәткечләрен тулырак анализларга тәкъдим иткән иде. Әйтелде – эшләнде. Узган атнада “Юлбат” предприятиесенең “Урта Саба” бригадасында үткәрелгән киңәшмәгә җитәкчеләрдән тыш, хуҗалыкларның икътисадчылары һәм ферма мөдирләре дә чакырылган иде. Эшлекле сөйләшү барышында эшчәнлекнең ахыргы нәтиҗәләре, ягъни акча кереме күрсәткечләренә күбрәк анализ ясалды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад мәсьәләләре буенча консультанты Земфира Нуриева чыгышында әйтелгәнчә, 2021 елның беренче кварталында аграрийлар 1 миллиард сумнан артык тулай продукция җитештергән. Бу чагыштыру чорына карата 125 процент дигән сүз.

Тулырак “Саба таңнары” газетасында укый аласыз.