Әй дусларым, уяныгыз әле!
Күрегезче...
Тагын яңа бер көн туды...
Якты кояш сипте нурларын.
Яшәр өчен барлык кешеләргә,
Өеп-өеп бирде бар ямен.
Тормыш... Яшәу...
Нинди зур бәхет бит ул,
Кадерләрен белгән кешегэ.
Ишетәсезме?...
Кошлар сайрый...
Әй җанакайларым,
Өздерепләр сайрый алар шулай,
Көн туганда, матур таңнарда.
Мин уяндым, сездэ уяныгыз!
Нинди матур булып таң ата.
Матур язлар килде,..
Әйтерсеңлә җир йөзендә тагын,
Өр яңадан тормыш башланды.
Уяныгыз! ...
Яшәп калыйк әле, исән чакта,
Якты дөньяларда...
Бу кадәрле матурлыкны
Күреп калыйк әле,
Барыбызда бергә сөенеп
Бәхет - шатлыкларга күмелеп.
-Тәслия Сөләйманова-
. 03 май 2021 ел.