30 апрельдән 2 майга кадәр Байлар Сабасының «Аргамак» картодромында картинг буенча республика ярышлары узды: Стриж, Пилот, 125А, 125Б классларында ТР Беренчелеге, Чемпионаты һәм Кубогы; Восход классында 22нче ТР Кубогы; Honda GX-200, Honda GX-270 (юниор) классларында ТР Беренчелеге; Honda GX-270 (юниор) классында ТР Кубогы. Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасының автоспорт Федерациясенең техник директоры Резеда Әнәс кызы Мортазина; Атказанган спорт мастеры, ралли-кросс буенча 3 тапкыр Европа чемпионы Тимур Ренат улы Тимерҗанов;спорт комиссары, беренче категорияле судья Владимир Сергеевич Мурыгин; узыш җитәкчесе Илгиз Тәлгать улы Насыйбуллин; Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Рамазан улы Гарипов; «МАК-Титан» картинг-клубы вәкиле Әнвәр Рәшид улы Тумаев. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:: "СТРИЖ" классы: 3 урын Гарифуллин Данияр штп. Балтач,(АШ ДОСААФ РТ); 2 урын Пыченков Глеб Казан шәһәре (Вираж); 1 урын Калабанов Илья Казан ш