Исәнбайда яшәүче Рәйсә МУХЪЯНОВА гомере буе дару үләннәре җыя. Теге яки бу авырудан зарланып килгән авыл кешеләренә дә йә киптерелгән үләннәр, йә алардан ясалган төнәтмәләрне бирә ул. ҮЛӘН АШАП ҮСКӘН БУЫН – Сугыш чоры балаларының кайсы гына дәһшәтле еллар вакытында үлән татып карамады икән?! Без – бер телем ипигә тилмереп үскәннәр бигрәк тә басу-кырлардан кайтып кермәдек, – дип искә ала үсмер елларын Рәйсә апа. Яшь кычытканнан аш пешерү, аңа бәрәңге урынына кәҗә сакалын турап салу, ботка пешергәндә ат кузгалагы орлыгын кушу, юкә кабыгын киптереп, шуңа арыш өстәп он итеп тарттыру, кузгалак, кукы, балтырганнар ашау – барысы да ерак үткәндә калса да, шул чорлар искә төшкән саен күңеле тула өлкән авылдашымның. – Чирәм борын төртүгә яланаяк йөри идек. Аның да сәламәтлеккә файдасы зур булгандыр, – ди Рәйсә әби. ВИТАМИН – АЯК АСТЫНДА Табигать белән бербөтен булып үскән Рәйсә яшь вакытыннан ук дару үләннәре җыеп, аларны киптереп, төнәтмәкайнатмаларын ясап, аларны иммунитетны ныгыту һәм төрле
Дару үләннәре җыю остасы Рәйсә Мухъянова: Үләннәрне иң яхшысы май аенда җыеп киптерү
14 мая 202114 мая 2021
3
3 мин