Тагын нинди ризыклар әзерләп була? Йомырка һәм май белән кычыткан 4 өлеш өчен 1 килограмм кычыткан, 4 баш суган, 6-8 аш кашыгы сары май, 4 йомырка, 8 ботак кинза, тәменчә тоз алына. Башта кычытканны пешерәбез һәм суын саркытабыз. Туралган суганны майда кыздырып алабыз, аны шулай ук туралган кычыткан, кинза, тоз белән болгатабыз һәм янә утка куябыз. Табага тугланган йомырка салабыз һәм пешереп алабыз. Кычыткан ашы Кычыткан, бәрәңге, үсемлек мае, суган, сарымсак, йомырка, тоз һәм аштәмләткечләр кирәк булачак. Кычытканны салкын суга салабыз. Кайнап чыккач, талгын утта 10 минут пешерәбез. Әзер кычытканны алып, суын сыгып, турыйбыз һәм суган белән кыздырабыз. Шушы ук табада пешкән бәрәңге дә кыздырыла. Әзер массаны кычыткан шулпасына салабыз, шунда ук тугланган йомырка, сарымсак, борыч, әнис һәм базилик та юл ала. Кычытканнан турама Моның өчен кычыткан һәм аның янында үскән башка үләннәр алына. Шулай ук 2 йомырка, 1 баш суган, катык, тоз, борыч кирәк булачак.
Үләннәр һәм пешкән йомырканы, ш