Бакчада беренчеләрдән булып өлгерүче бу үсемлекнең яман шешкә каршы файдасы да бар. Яз көне сәламәтлекне ныгыту, организмга көч туплау өчен яңа гына үсеп чыккан яшел үсемлекләрне туклану рационына күбрәк кертергә киңәш ителә. Язгы кояш җылыта башлау белән өлгерә торган яшел суган кыягы, салат, кузгалак, редиска, пекин кәбестәсе, спаржа, рәваҗ кебек үлән-яшелчәләр тәмле дә, файдалы да. Шпинат та нәкъ шундый файдалы үсемлекләр сафын тулыландыра. Шпинат яфраклары — витаминнар һәм микроэлементлар ул! Яшел яфраклар С, В1, В2, Е, Д, Р витаминнарына, каротинга бай, аларда аксым, тимер, фосфор һәм кальций тозлары бар. Шпинат организмнан токсиннарны һәм шлакларны чыгара, кандагы гемоглобинны нормада тотарга ярдәм итә. Яшел шпинатның яман шеш авыруларын булдырмау өчен дә файдасы зур. Ашка әле сабакланмаган яшь үсемлек яфракларын файдаланалар. Шпинатның яңа җыелганын кулланалар, аны өзгәч, озак сакларга ярамый, витаминнары югала. Яшел яфракларны салатка кушалар, кызу утта пешереп кызарталар, тома