Май бәйрәмнәре күңелле инде ул. Һәркем бакчада кайнашкан арада, мәшәкатен онытып, ял итәргә дә, балалары, оныклары белән паркларга да чыгарга тырыша. Гомумән, бәйрәм чараларында кеше күп җыелган урыннар барлыкка килә. Кызганычка каршы, кайдадыр явыз ниятле кешеләр дә йөри. Алар массакүләм ял урыннарыннан террорчылык, экстремистлык актлары кылу өчен файдаланырга мөмкиннәр. Террорчыларның явыз ниятләре тормышка ашмасын, бәйрәмнәр имин үтсен өчен тиешле хезмәтләр үзидарә органнары барысын да эшләргә тырышалар. Бәйрәм көннәрендә район эчке эшләр хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли, халык аеруча күп булган урыннар аерым контрольгә алына. Бу чорда полиция хезмәткәрләренең эш тәртибе турында район эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы Фәрит Гатауллин сөйли. –“Бәйрәм көнендә тәртип саклауга бүлекнең барлык хезмәткәрләре тартылачак. Район үзәгенең аеруча җанлы урамнарына юл-пост хезмәте хезмәткәрләре дә рейдларга чыгачак. Бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә район эчке эшләр бүлеге террорчылык
