Ел саен Сабаның 6 номерлы "Балачак" балалар бакчасы "ЭКОяз -2021" республика акциясе кысаларында актив катнаша. Һәр акция балалар бакчасының алдан төзелгән еллык планы буенча үткәрелә һәм аның мөһим үз бурычлары бар. Мәсәлән, 13 апрельдән 19 апрельгә кадәр балалар бакчасында «Язгы җырчылар» дип исемләнгән тематик атна узды. Бу атна кысаларында педагоглар Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар планлаштырдылар һәм үткәрделәр. Тәрбиячеләр балаларга безнең урманнарда кошларның яшәү үзенчәлекләре, шулай ук каурыйлы дуслар алып килә торган файдасы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр. Шулай ук, елдагыча "Батарейканы тапшыр, керпене коткар" акциясе узды. Бу акция 2017 елның мартында уйлап чыгарылган иде. Шуңа бәйле рәвештә без үз көчебез белән әйләнә - тирә мохитне сакларга тырышырга булдык, иң мөһиме - үзебездән башларга, ә аннары башка кешеләр синең үрнәгеңә иярергә тиеш. Чүп-чарның әйләнә-тирә мохиткә, бигрәк тә батарейкаларга тискәре йогынты ясавы билгеле, аларны без даими
