30 апрель — Янгын сүндерүчеләр көне. Янгын сүндерүче диюгә, күз алдына кыюлык, түземлелек, тәвәккәллек сыйфатлары белән аерылып торган курку белмәс ир-атлар килә. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп кешеләрне, аларның мал-мөлкәтен саклап калу өчен көрәшүче һөнәр ияләренең хезмәте чын батырлыкка тиң. Районыбызда янгын куркынычсызлыгын 129нчы федераль янгын часте, Саба һәм Теләче районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе, Шәмәрдәндә янгынга каршы хезмәт отряды, Лесхозда, Шәмәрдәндә һәм Иске Икшермәдә аерым янгын постлары, авыл җирлекләрендә 18 ирекле янгын сүндерү командалары тәэмин итеп, үзенә барлыгы 92 хезмәткәрне берләштерә. “Безнең хезмәт өчен иң төп сыйфат – стрессларга тотрыклылык, чыдамлылык. Нинди генә батыр йөрәкле, көчле рухлы булсаң да, гадәттән тыш хәлләр вакытындагы кичерешләр психологик яктан бик авыр, күңелгә кагылмый калмый. Шуңа да әлеге хезмәткә эшкә алынганда егетләр махсус медицина тикшеренүе узалар, армия хезмәтендә булулары да әһәмиятле. Норматив буе
"Безнең хезмәт өчен иң төп сыйфат – стрессларга тотрыклылык"
30 апреля 202130 апр 2021
2
1 мин