Бүген район башлыгы Азат Вәлиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин районда язгы кыр эшләренең барышын күзәтү өчен басуларга чыктылар.
Алар "Нәүрүз" ширкәтенең Кичкетан басуында булдылар. Биредә көчле егәрлекле "Нью-Холланд" тракторына тагылган "Хорш" комплексында тәҗрибәле механизаторлар Илдус Гыйльмегаянов һәм Илхам Кәрәмиев эшлиләр.
Алар көнгә 80 гектарга кадәр бөртеклеләрне җир куенына индерәләр.
Бүгенге көнгә ширкәтнең 1500 гектарында чәчү төгәлләнгән. Барлыгы 8 мен гектарда бөртеклеләр чәчелергә тиеш.
"Нәүрүз" ширкәтендэ чәчү яхшы оештырылган
30 апреля 202130 апр 2021
2
~1 мин