29нчы апрельдә хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Кубогы тәмамланды. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов катнашты. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә бүләкләнделәр: Хөббәтуллин Альберт (ЖД); Фәрхуллин Рәмис (Бигәнәй); Шакиров Илһам (Симет); Бәйрәмов Инсаф (Тимершык). Җиңүчеләр һәм призерлар:: 1 урын-Симет командасы; 2 урын-ЖД командасы; 3 урын-Бигәнәй командасы.
Саба муниципаль районының волейбол буенча хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында Кубогы финалы
30 апреля 202130 апр 2021
2
~1 мин