Найти тему
Саба таңнары

“Бөек Тукаебыз – халкыбыз горурлыгы!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

Апрель ае – Тукай ае, шигърият ае! Һәр ел саен бу айда зурлап Тукай бәйрәмнәре үткәрәбез. Габдулла Тукайның шигырьләре , әкиятләре кечкенәдән тырыш булырга, белем алырга, эш сөяргә өнди, җанны җылыта, күңелне күтәрә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Шушы уңайдан Саба балалар сәнгать мәктәбендә “Бөек Тукаебыз – халкыбыз горурлыгы!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Укучылар Г.Тукай шигырьләрен, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны, биюләрне башкардылар. Укучылар тарафыннан баян, фортепиано, скрипкада моңлы татар көйләре яңгырады. Кичә зур оешканлык белән, тәрбияви югарылыкта үтте.