Чираттагы сихер турындагы язма геройлары әле тулысынча бу хәлләрдәнңарынып бетмәгән. Иң мөһиме, алар сихергә юлыкканнарын аңлаган инде, хәзер хатынны дәвалау юлында йөриләр.
50 яшьләр тирәсендәге Галия, пандемия башлангач, өйдә эшләргә күчә. Шуңа да хезмәттәшләре белән аралашулар да берникадәр вакытка тукталып тора. Инде эшкә чыгып, гадәти тормыш белән яши башлагач, бер көнне эштән кайтканда башка бүлектә эшләүче Ларисаны күреп, шакката ул. Аңардан бер-ике яшькә генә өлкәнрәк хатын берничә ай эчендә әбигә әйләнгән диярсең... Ябыккан, күзләре эчкә баткан, башына ниндер яулык бәйләгән. Түгәрәк кенә гәүдәле, күзләреннән очкын чәчелеп торган бу хатынга ни булганын да аңламассың.
Галия бераз гына сөйләшеп тора да, аны өенә озатып куярга була. Эш урыныннан ерак яшәми Лариса.
Ишекне хатынның кызы ача. Лариса кереп китәч, хәлләре турында сорашырга була Галия.
- Әнигә нәрсә булганын үзебез дә белмибез. Дәваханәләргә йөртеп тә карадык инде, табиблар да чирен ачыклый алмый. Берничә көн эчендә менә шундый авыруга әйләнде ул, - ди.
Ул арада Ларисаның оныгы йөгереп килеп чыга да, ишек яңагына кадалган энәне тартып алып китә.
- Улым, тимәле шул энәләргә. Ишекне матурлар өчен менә шушы әйберне ябыштырган идек. Ул нишләптер ябышмады. Ерак кына бер туганыбыз килеп, ныграк ябышсын өчен клей сөртте дә, шушы энәләр белән беркетеп китте. Берничә тапкыр килеп китте инде ул әнинең хәлен белергә. Әле һаман бу ишекне эшләп бетермәдегезмени, дип тагын да ныгытып китте әле, - дип сөйләнә кунакны озатканда Ларисаның кызы.
Галия тизрәк өенә кайтып ашарга әзерләргә тотына, ә башыннан Лариса чыкмый да. "Озак яши алмас, бөтенләй боек", дип уйлый да көтмәгәндә башына бер уй килә. Ишек яңагындагы энәләр сихер салуны күрсәтә бит!
Ике дә уйламый, Галия Ларисаның кызына шалтыратып үзенең шикләре турында сөйли. Берничә көннән кызы Ларисаны им-томчы әбигә алып бара. Карчык Галиянең дөрес уйлавын әйтә һәм энәләрне нишләтергә икәнлеген дә аңлата. Берничә тапкыр әлеге әбигә баргач кына Ларисаның хәле яхшыра башлый. Ә теге туганнары һаман Лариса янына килергә тырыша икән әле. Ларисаның кызы берничә тапкыр аны ишектән борып чыгарып җибәргән инде.
Менә шулай, туганнарның да төрлесе була.
Фото: zvezdamagov.ru